Чит илләрдән кайткан зәйлеләр акрынлап үз-үзләрен изоляцияләү режимыннан чыга

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Зәй районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 54 кеше үз-үзләрен изоляцияли. Карантинның 10нчы көнендә алардан авыру билгеләре бармы - юкмы икәнлеген ачыклау өчен, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәрелә торган анализлар алына. Зәй районында коронавирус белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Зәй районы үзәк хастаханәсе штат режимында эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International