Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән "ТАССРның 100 еллыгы" республика онлайн-тесты белем бирү проекты тормышка ашырыла. Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алачак. Бүгенге көндә белем бирү проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык кеше катнашты. "ТАССРның 100 еллыгы" республика онлайн-тесты " проектының рәсми сайтына сылтама: http://100 кtassr.tatar/, проектның оештыру комитетының элемтә телефоны: 8.960-051-09-68.