Татарстанда күп функцияле үзәкләр әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк

2020 елның 27 марты, җомга
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча, әзер документлар бирү буенча гына эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, беренче чираттагы хезмәтләрне алу өчен сорауларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International