Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге турында

2020 елның 27 марты, җомга
2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Зәй муниципаль районының 30 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе штат режимында эшләячәк. Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында» 25.03.2020 ел, №206 Указы кагылмый торган ата-аналарның балалары өчен дежур төркемнәр оештырылачак. Алар-ата-аналары хастаханәләрдә, даруханәләрдә, халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чираттагы кирәк-яраклар белән тәэмин итүче маркетларда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы оешмаларында эшләүче балалар. Калган балалар ата-аналары белән өйдә кала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Өйдә калыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International