Ял атнасы турында

2020 елның 27 марты, җомга
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы саклап калынган хәлдә, 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр ял көннәре дип игълан ителә. Илдә коронавирус инфекциясенең киң таралуын булдырмас өчен, халыкка бу атнаны өйдә торырга киңәш ителә. Зәй районында ялга барысы да китмәячәк. Хакимият органнары, медицина учреждениеләре, даруханәләр, азык-төлек кибетләре, хәрби комиссариат, массакүләм мәгълүмат чаралары, банк хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, шулай ук тормыш белән тәэмин итү хезмәтләре һәм өзлексез җитештерү процессы булган предприятиеләр эшен гадәти режимда дәвам итәчәк. Моннан тыш, социаль хезмәтләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр эшләячәк. Мәктәп укучылары каникулларда 2020 елның 12 апреленә кадәр булачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International