Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтүнең өстәмә чаралары турында

2020 елның 28 марты, шимбә
Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогышының алга таба таралуын кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» карары кабул ителде. Шуңа бәйле рәвештә Зәй муниципаль районы территориясендә гражданнар катнашында күңел ачу, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка шундый чаралар үткәрү тыела, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда да шуларга бәйле хезмәт күрсәтү рөхсәт ителми. Шулай итеп, 2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, базар, анда булган азык-төлек товарлары, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектлары, матурлык, косметика, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна һәм башка объектларның эшчәнлеге туктатылды. Район җитәкчелеге халыкны бу атнада өйдә утырырга, үз-үзен һәм якыннарын сакларга чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International