Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов «Завод Техно» ҖЧҖ һәм Зәй ГРЭСЫ предприятиеләрендә булды

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

8 апрельдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов бүгенге санитар-эпидемиологик шартларда «Завод Техно» ҖЧҖ һәм Зәй ГРЭСЫ предприятиеләрендәге җитештерү эшчәнлегенең барышы белән танышты. Зәй ГРЭСЫ 6 апрельдән үз эшен яңадан башлап җибәрде, шулай ук план режимында «Техно» заводы да эшен дәвам итте. Разиф Галиевич Кәримов әлеге предприятиеләрдә эш процессын оештыру өчен барлык кирәкле санитар-профилактика чаралар һәм шартлар күрелүен билгеләп үтте. Предприятие җитәкчеләре белән аралашу барышында эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International