«Антея» тегү -трикотаж ательесы җитәкчесе Елена Сергеева хәйрия акциясен башлап җибәрде: ательеда тегелгән медицина битлекләре Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә тапшырылды. Шәхси саклану чараларын медиклар белән беррәттән диярлек алдынгы урыннарда хезмәт куючылар: ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көн социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтүчеләр - социаль хезмәткәрләр алды. Үз-үзләрен изоляцияләү вакытында алар өлкәннәргә һәм моһтаҗ кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә һәм инструктажлар уздыралар, азык-төлек, дару препаратлары, матбугат һәм беренче чиратта кирәк булган товарлар китерү белән шөгыльләнәләр, алга таба яшәргә уңай пазитив юнәлеш бирәләр. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Елена Петровнага һәм «Антея» тегү-трикотаж ательесы коллективына, социаль хезмәткәрләргә үз вакытында иң кирәкле ярдәмне күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.