Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанның он тарттыручылары, терлекчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре интервенция фондыннан түбәнрәк бәяләрдән ашлык сатып алуга заявкалар бирә алалар
2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель. Ашлыкка бәяләрнең югары булу шартларында Авыл хуҗалыгы министрлыгы товар интервенцияләрен уздыру турында карар кабул итте, бу бәяләр вәзгыятен тотрыкландыруга ярдәм итәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 5 октябрендәге 1003 номерлы Карары нигезендә товар интервенцияләре, базарда ашлык бәясе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 05.03.2020 №110 Боерыгы белән билгеләнгән бәядән югарыррак булган очракта, башкарыла. Әлеге механизм кысаларында 1,5 млн тонналап ашлык сату планлаштырыла, бары тик эчке базарда гына. Әгәр уздырыла торган товар интервенцияләре аркасында ашлык бәясе Боерыкта билгеләнгән бәяләрдән түбән төшсә, товар интервенцияләре туктатылачак. Ә интервенция фондындагы ашлыкны сату Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.03.2020 №817-р Күрсәтмәсе нигезендә дәвам итәргә мөмкин. Торгларда катнашу өчен документлар Мәскәү, Новосибирск, Ростов-Дон, Екатеринбург, Самара, Түбән Новгород шәһәрләрендәге биржа мәйданчыкларында кабул ителә. Шуңа игътибар итәргә кирәк, биржа мәйданчыкларында документлар кабул итү Биржа мәйданчыкларында документларны читтән торып тапшыру регламенты нигезендә башкарыла. Оештырылган торгларга “Он тарттыручы”, “Терлек азыгы”, “Терлекчелек” һәм “Авыл хуҗалыгы җитештерүчесе” ("Мукомол", "Корма", "Животноводство" и "Сельхозтоваропроизводитель") категорияләре буенча катнашучылар кертелә. Ашлык сату Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән бәяләр буенча башкарылачак. Аның нигезендә товар интервенцияләрен башкару өчен минималь бәяләрне (2021 елның 30 июненә кадәр чорга) 3 нче класслы бодайга Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 8 800 сум (НДС белән) һәм 9 680 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 7 400 сум һәм 8 140 сум, Идел буе округында - 9 100 сум һәм 10 010 сум, Урал округында - 9 000 сум һәм 9 900 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 8 100 сум һәм 8 910 сум. 4 класслы бодайга бәяләрне Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 8 000 сум (НДС белән) һәм 8 800 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 700 сум һәм 7 370 сум, Идел буе округында - 8 600 сум һәм 9 460 сум, Урал округында - 8 200 сум һәм 9 020 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 7 500 сум һәм 8 250 сум. 5 класслы бодайга бәяләрне Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 7 200 сум (НДС белән) һәм 7 920 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 300 сум һәм 6 930 сум, Идел буе округында - 7 300 сум һәм 8 030 сум, Урал округында - 7 100 сум һәм 7 810 сум, в Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 6 600 сум һәм 7 260 сум. Кукурузга бәяләрне Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 7 400 сум (НДС белән) һәм 8 140 сум (НДСсыз) итеп билгеләнергә мөмкин, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 900 сум һәм 7 590 сум, Идел буе округында - 7 800 сум һәм 8 580 сум, Урал округында - 8 700 сум һәм 9 570 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 9 000 сум һәм 9 900 сум. Арышка минималь бәяләр Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 7 500 сум (НДС белән) һәм 8 250 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 7 000 сум һәм 7 700 сум, Идел буе округында - 5 600 сум һәм 6 160 сум, Урал округында - 7 200 сум һәм 7 920 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 4 700 сум һәм 5 170 сум. Арпага бәяләр Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага - 7 900 сум (НДС белән) һәм 8 690 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 200 сум һәм 6 820 сум, Идел буе округында - 7 300 сум һәм 8 030 сум, Урал округында - 6 300 сум һәм 6 930 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 6 600 сум һәм 7 260 сум.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз