Татарстанда коронавирус буенча кайнар линияләр эшли

2020 елның 7 апреле, сишәмбе
Татарстанда пандемия чорында берничә кайнар мәгълүмати ярдәм линиясе ачылды. Коронавируска каршы көрәш буенча Штабның кайнар линия номеры: 8-800-222-59-00. Аны ТР Роспотребнадзор һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы кайнар линияләренә шалтыратулар саны арту сәбәпле ачтылар. Күп каналлы телефон көн саен 7:30 дан 20:00 гә кадәр эшли. Пандемия шартларында бизнес алып бару проблемалары турында, шулай ук валюта базарындагы вәзгыять белән бәйле сорауларны 8 (843) 203-29-08 телефоны буенча ТР президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратына хәбәр итәргә мөмкин. Кол-үзәк белгечләре дүшәмбедән җомгага кадәр, 09:00 дан 18:00 гә кадәр шалтыратулар кабул итә. ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР эшмәкәрлекне яклау фонды шулай ук 7(843) 222-05-06 телефоны буенча call-үзәк эше турында хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өлкәннәр өчен «Без ярдәм итәчәкбез» 65+ колл-үзәген: (843) 598-3-598 эшләтеп җибәрде. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының хокук үзәге бизнеслары коронавирус эпидемиясе аркасында зыян күргән эшкуарларга консультация бирү өчен кайнар линия ачты: Телефон: 7 (843) 238 61 04; e-mail: lex@tpprt.ru. Беренче кирәк булган товарларны китерү, бәяләрне күтәрү, әзер продукцияне сату проблемаларын карау буенча тәүлек буе эшләүче кайнар линияне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ачты: 8 (843) 210-05-77, WhatsApp: 7 917 264-13-27. "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы хокук саклау органнары басымы, илдән чыгару һәм Россиядән чыгу мөмкинлеге булмаучыларга ярдәм итү, мәҗбүри госпитализация һәм сүз иреген чикләүдән зыян күрүчеләргә кайнар линия ачты. Консультация өчен WatsApp ка түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга һәм язарга була: 7 917 938-08-77 һәм 7 962 570-13-05. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм кайнар линиясе: 8-800-2000-112. Татарстан туристлары сатып алынган юлламалар мәсьәләләре буенча мәгълүмат ала алачак. Дәүләт комитеты белгечләре дүшәмбедән җомгага кадәр кайнар линия телефоны буенча (843) 222-90-31, 09:00 дан 18:00 гә кадәр консультация бирә. Шулай ук Ростуризм тарафыннан «Турпомощь» ассоциациясе белән берлектә оештырылган кайнар линия телефоннары да эшли: 8 (499) 678-12-03 - тәүлек буе; 7 915 117-04-51 - дүшәмбедән җомгага кадәр, 10:00нан 19:00гә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International