Талпан энцефалитын профилактикалау чаралары

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Яз көне шәһәр кешеләре дачаларга, урманнарга, саф һава суларга, яшеллеккә сокланырга, ял итәргә ашыга. Исегездә тотыгыз, табигатькә (урман, бакча, парк) бару талпаннар белән очрашу белән тәмамланырга мөмкин, шуңа күрә саклык чараларын алдан күрү мөһим. Талпаннар куак, яфракларда, бигрәк тә чүп күп җыелган урыннарда, торак пунктлардан һәм юллардан ерак түгел диярлек яши, э кыска уләнле ачык, кояшлы урыннарда булмый диярлек. Кеше тәненә эләккәч, талпан кием астына үтеп керә һәм ешрак муен, күкрәк, кул астына, башның чәчле өлешенә һәм башка урыннарга урнашырга мөмкин. Талпаннар авыр йогышлы авырулар: талпан энцефалиты һәм боррелиозны таратучылар булып торалар. Талпан тешләү ни өчен куркыныч? Талпан тешләгәндә кеше талпан энцефалиты, үзәк нерв системасын зарарлаучы авыр йогышлы авыру йоктырырга мөмкин. Авыруны китереп чыгаручы- һәм саклаучылар булып талпаннар тора. Авыру башлануның яшерен (инкубация) чоры 7 - 12 көн, сирәгрәк – 30 көнгә кадәр дәвам итәргә ммөмкин (бу кайбер сәбәпләргә: кеше организмының кабул итүчәнлегенә һәм тотрыклылыгына, талпан йогышлылыгына һәм башка күп нәрсәгә бәйле). Исегездә тотыгыз, заманча вакцинация һәм талпаннар һөҗүменнән шәхси саклану чаралары-талпан энцефалитын профилактикалауның төп нигезләре. Талпан энцефалитының сезонлы булуы күптән билгеле: авырулар апрель, май айларында барлыкка килә, аннары аларның саны арта һәм җәйге айларда тагында кубәя. Авыру сентябрь һәм октябрь айларында да булырга мөмкин. Талпан һөҗүменнән ничек сакланырга? Күп еллар тәҗрибәсе шуны курсәтә: талпан тешләү өчен ачык урын эзләп астан өскә таба күтәрелә. Шуңа күрә табигатькә чыкканда чалбарны итекләргә, ә күлмәкне чалбарга кертеп куярга кирәк. Куллар һәм муен өлеше дә ябык булырга тиеш. Баш киемен кию дә мәҗбүри. Талпаннарны куркыту өчен кием-салымнарыгызны репеллентлар белән эшкәртегез. Урманда озак булырга туры килсә үз-үзегезне һәм якыннарыгызны ешрак җентекләп карарга кирәк. Талпан кадалган очракта, тиз генә медицина учреждениесенә бару мөмкинлеге булмаганда талпанны марляны үсемлек мае яки камфар мае, керосин белән буяп, пинцет яисә бармак белән әкрен генә селкеткәләп алырга мөмкин, алганда талпанның башы өзелеп калу куркынычы да бар.Ул очракта аны кайнар энә белән алып бетерергә һәм ул урынга йод яки спирт сөртергә кирәк, әмма  хастаханәгә бару мәҗбури. Чөнки анда талпан энцефалитына каршы барлык профилактик чаралар күрелә. Талпан кадалган кеше, авыру билгеләрен ачыклар өчен, 21 көн дәвамында үзенен тән температурасын үлчәп торырга тиеш була. Бу бик мөһим! Талпан энцефалиты-ел саен берничә дистә кеше гомерен өзә торган авыру. Сәламәтлек һәм иминлекне саклау безнең уртак максатыбыз һәм без аңа бары тик кирәкле саклык чараларны үтәп, уртак тырышлык нәтиҗәсендә  генә ирешә алабыз. Талпан энцефалитына каршы планлы профилактик вакцинациянең тулы курсы вакцинаның өч инъекциясеннән тора: беренче 2 прививка 30 тәүлек интервалы белән ясала, өченчесе – бер елдан соң ясалырга тиеш. Вакцинация алдыннан терапевт каравын узарга һәм прививкалар ясау кабинетына юллама алырга кирәк була. Онытмагыз, элеге киңәшләрне җентекләп үтәү сезгә талпан энцефалитын булдырмауны -  ягъни авырудан сакланып калырга ярдәм итәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International