Чикләүләр гамәлдә булган чорда үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хәрәкәт итү тәртибен бозучы гражданнарга административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеләчәк

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары исемлеген раслау турында» 2020 елның 6 апрелендәге УП-224 номерлы Указы нигезендә, Зәй районында расланган график буенча, 2020 елның 7 апреленнән башкарма хакимият органнарының 5 вазыйфаи заты чикләүләр гамәлдә булган чорда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хәрәкәт итү тәртибен бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә кереште. Исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклау максатларында, шәһәргә керү һәм чыгу урыннарында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре постлары эшли. Объектив сәбәпләр аркасында гына, махсус смс-рөхсәт алып, торак пунктлардан чыгарга һәм анда керегә мөмкин. Көн дәвамында торак пунктлар эчендә хокук саклау органнары хезмәткәрләренең мобиль һәм җәяүле постлары эшли һәм алар җитди сәбәпләре булмый торып өйдән читтә булган гражданнарны ачыклый. Хөрмәтле зәйлеләр! Шуны истә тотарга кирәк, бу чараларның барысы да яңа коронавирус йогышын профилактикалауга юнәлдерелгән һәм алар җәмгыять, гражданнар белән бергәләп эшләгән очракта гына нәтиҗә бирәчәк. Уяу булыгыз һәм якыннарыгызны да кайгыртыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International