Чыбыклы мәктәбе укучылары табигать сагында

2020 елның 21 апреле, сишәмбе
Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр тирән мәгънә салынган. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Чыбыклы мәктәбе укучылары да моны яхшы аңлый, кулларыннан килгәнчә әйләнә- тирә мохитне сакларга тырышалар.Мәсәлән, 6 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Зилия әтисе белән нарат үсентесе утыртты. Абыйлы- сеңелле Камилә һәм Нияз Миннекәевләр дә бу игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр, алар чыршы агачы утырттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International