Татарстанда бүгенге катлаулы көндә үз эшләрен өзлексез башкаручыларны хуплап, флешмоб башлап җибәрелде

2020 елның 21 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас, #БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара. Акциядә бүгенге катлаулы эпидемиологик вәзгыять шартларында кибет киштәләрендә һәм татарстанлыларның өстәлләрендә сыйфатлы һәм кулай бәяләрдән азык-төлек продукциясе җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен чәчү кырларында, терлекчелек фермаларында, теплицаларда өзлексез эшләүчеләр, ашамлык продуктлары җитештерүчеләр катнаша. Моннан тыш, акциягә аграрийлар гына түгел, ә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр дә, табиблар, ветеринарлар, зоотехниклар һәм урманчылар да кушыла. Флэшмобта катнашу өчен #Мынаработедлявас #Безэшлибез хeштегы белән фотография куярга һәм үз эшең турында берничә җөмлә язарга кирәк. Безгә кушылыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International