Зәйдә экология буенча онлайн сыйныф сәгатьләре үткәрелә

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

2 нче мәктәп укытучылары тарафыннан 1-11 нче сыйныфларда онлайн сыйныф сәгатьләре оештырылды. Анда барлыгы 519 укучы катнашты. Сыйныф сәгатьләре кысаларында укытучылар "Экологик факторлар", "Көнкүрештә экология" һәм башка темаларга викториналар үткәрделәр, чүп-чарны аерым җыю, суны һәм электрны экономияләү, торак экологиясе һәм башка мәсьәләләр кузгатылды. Мәктәп укытучылары дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында төрле белем бирү платформаларыннан файдаланалар, һәм килеп туган ситуациядә дистанцион белем бирү барышында укучыларның төрле экологик акцияләрдә һәм проектларда катнашуын оештырып, экологик тәрбия бирүне дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International