ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Белем турында аттестатлар алу - мөһим тормыш этабын тәмамлау һәм яңа, тагын да мавыктыргыч этап башлану ул.

Бүген зәйлеләр Ринат Шәех улы Фәрдиевне искә алдылар һәм истәлек билгесенә чәчәкләр куйдылар, аның турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар. Ял паркының истәлекле композициясе янында 30 ел гомерен Зәй җиренә багышлаган бу гадәти булмаган шәхесне искә алырга зәй халкы, аның якыннары һәм хезмәттәшләре килгән иде.
Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.
12 июньдә "Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында районда 3нче партия азык-төлек җыелмалары таратылды. Алар Зәй муниципаль районының үзмәшгульлек эше белән шөгыльләнүче һәм килеп туган хәлдән аеруча зыян күргән өлкәләрдә эшләүче эшмәкәрләргә тапшырылды.
11 июньнән Татарстан хакимияте органнары җәйге верандаларда җәмәгать туклануы биналарының эшен рөхсәт итте.

11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлыйм! Россия көне бай тарихлы, зур потенциаллы һәм матур киләчәкле Ватанын чын күңелдән яратучыларны берләштерә.
11 июньдә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов шәһәр һәм районда төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү һәм халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарын үтәү йөзеннән (кертелгән үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 мартыннан җәмәгать урыннарына барганда берничә чикләүләр гамәлдә, аларның берсе бүгенге көндә коену урыннары (пляжлар) кала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм! Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстанда 3 992 фермер эшчәнлек алып бара. Алар көче белән 2019 елда гына да 25 млрд. сумнан артык продукция җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International