Зәй мәктәпләрен тәмамлаучылар аттестатлар алдылар

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Белем турында аттестатлар алу - мөһим тормыш этабын тәмамлау һәм яңа, тагын да мавыктыргыч этап башлану ул. Бүген Зәй муниципаль районында төп гомуми белем турындагы аттестатларны 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 530 укучы алачак. Урта гомуми белем турындагы аттестатларны 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 158 укучы алачак, аларның 25 енә "кызыл" аттестат биреләчәк. 7 нче мәктәптә үткән бүгенге тантаналы чарада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов чыгыш ясады. Р.Ш Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестатлар алу белән, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Фанилевич Хафизов котлады. Чара барышында директорлар һәм укытучылар, ата-аналар комитетлары рәисләре балаларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Барлык 11 сыйныф укучыларына да имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм югары уку йортларына керүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International