Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров: бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар
2020 елның 15 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда 1,5 млн.га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга кирәк булачак. Моның өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер ашлык җыю комбайнына йөкләнеш 520 гектарга якын тәшкил итә, кайбер хуҗалыкларда ул 1 мең гектардан артып китә. Бүгенге көндә республика буенча урып-җыю техникасының әзерлеге 63% тәшкил итә. Урып-җыю комбайннарының яртысын диярлек ремонтларга кирәк булачак. аларны төзекләндерү өчен 2,1 млрд. сум акча таләп ителә, 1 млрд. сумга запас частьләр сатып алынган. "Механизаторлар чәчү эшләреннән бушадылар, хәзнр хуҗалык җитәкчеләренең бурычы - механизаторларны комбайннарга беркетеп, аларны ныклап әзерли башлау. Комбайннар паркын тәүлек буе эшләтү һәм аннан нәтиҗәле файдалану өчен, һәр техниканы тиешле категориядә тракторчы-машинист таныклыклары булган, бер үк дәрәҗәдә эшли торган ике механизаторга беркетергә кирәк", - дип саный Марат Җәббаров. Ул шулай ук механикалаштырылган отрядларны җәлеп итәргә һәм комбайннарына йөкләнеш зур булган механизаторлар өчен кичектермичә килешүләр төзергә тәкъдим итте. Республикада бөртеклеләрне җыю буенча – 17, азык җыю буенча 5 мехотряд эшли. Артык күп явым-төшем зур мәйданнарда икмәкнең җирә яту ихтималын арттыра. Мондый урыннар бар да инде. Шуңа күрә, министр фикеренчә, ике фазалы урып-җыюны кулланырга һәм ургычларны сабак күтәргечләр белән комплектларга кирәк булачак. Марат Җәббаров урып-җыю чорында автотранспортның җитешмәвеен билгнләп үтте. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ел саен булган 4500 мең машинага өстәмә рәвештә 2500 йөк автотранспортын җәлеп итәләр. Күпчелек очракта урып-җыю эшләре, стандарт дымлылык көтеп, тоткарлана. Республика хуҗалыкларында 400 гә якын ашлыккиптергеч бар. Алар тәүлек эчендә 50 мең тоннага якын ашлык киптерә. Моннан тыш, республиканың 35 элеваторы һәм икмәк кабул итү предприятиеләре тәүлеккә 20 мең тонна ашлык киптерә алалар. Киптерү җайланмалары булмаган хуҗалыкларга аларның хезмәтеннән файдаланырга кирәк. "Урып-җыю эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен комбайннар паркын һәм киптерү хуҗалыгын ныклап яңартырга кирәк. Быел ашлык җыю комбайннарын яңарту темплары начар түгел, ярты ел эчендә узган елларның еллык күләмен алдык", - диде Марат Җәббаров. Аның сүзләренә караганда, терлекчелек тармагы алга киткән хуҗалыкларда яссылатылган дымлы һәм вакланган ашлыкны җиң җиңсәләргә һәм траншеяларга салу икътисадый яктан отышлы булачак. Бу технология сыналган инде, ул, дымлылык 50% булганда, урып-җыюны 2 атнага алданрак башларга мөмкинлек бирә. Шуның белән киптерүгә чыгымнар һәм ашлык җыю комбайннарына йөкләнеш кими, югалтулар кими. "15 июльгә кадәр барлык урып-җыю комплексы комиссия тарафыннан кабул ителәчәк, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Һәр комбайнның хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәүне тикшереләчәк. Шул ук вакытта булачак уңышка нигез салу өчен төп технологик процесс буларак туңга сөрү агрегатларының да әзерлеге тикшереләчәк».
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз