Коену урыннарына бару өчен чикләү чаралары әлегә бетерелмәгән

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү һәм халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарын үтәү йөзеннән (кертелгән үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 мартыннан җәмәгать урыннарына барганда берничә чикләүләр гамәлдә, аларның берсе бүгенге көндә коену урыннары (пляжлар) кала. Быел коену сезонын ачу вакыты 1 июньнең традицион датасыннан, якынча, 1 июльгә күчерелгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре фикеренчә, кешеләр күпләп җыела торган урыннар, алар арасында – пляжлар, хәл начарлануга китерергә мөмкин, шуңа күрә пляжларга баруны чикләү чаралары әлегә бетерелмәгән. Һәр төбәктә пляжларны ачу турындагы карар, эпидемиологик хәлдән чыгып һәм билгеле бер чикләүләрне исәпкә алып, кабул ителәчәк. Моннан тыш, җәмәгать пространстволарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча дәүләт программасы нигезендә, агымдагы елда  Зәй-2 шәһәр пляжы территориясендә төзү-монтаж эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта подрядчы оешма тарафыннан өченче этапны тормышка ашыру буенча чаралар башланды: пляж чикләрендә техника эшли, төзүчеләр электр челтәрләрен салу, төзекләндерү элементларын урнаштыру буенча эш алып баралар. Гражданнарның төзелеш урынында булуы тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин һәм катгый тыела. Әлеге таләпне бозу административ хокук бозу булып тора, аның өчен җаваплылык каралган. Шәһәр халкын һәм шәһәр кунакларын әлеге хәлгә аңлап карауларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International