15 июнь көнне Зәйдә Ринат Шәех улы Фәрдиевне искә алдылар

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Бүген зәйлеләр Ринат Шәех улы Фәрдиевне искә алдылар һәм истәлек билгесенә чәчәкләр куйдылар, аның турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар. Ял паркының истәлекле композициясе янында 30 ел гомерен Зәй җиренә багышлаган бу гадәти булмаган шәхесне искә алырга зәй халкы, аның якыннары һәм хезмәттәшләре килгән иде. "Аның хезмәт юлы - бар яктан да Зәй районы үсеше, аның халкы өчен уңайлы, сыйфатлы хезмәт шартлары булдыруның үрнәге. Ул чын күңелдән җирне, табигатьне, кешеләрне, тормышны яратты, мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкарырга омтылды. Зәйлеләргә Ринат Шәехович нәкъ менә шундый ачык, игелекле кеше булып истә калды", - диде үзенең чыгышында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International