Район башлыгы социаль һәм инфраструктура объектлары төзелешен тикшерде

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

11 июньдә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов шәһәр һәм районда төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, районның инфраструктура үсеше буенча җитәкчесе  Николай Александрович Нифатов, район башкарма комитетының бүлек, идарә һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Быел Зәйдә күп кенә объектлар яңартылачак. Бүгенге рейдта катнашучылар төзелеп килүче 9 объектта булдылар: Зәй РҮХ, Зәй районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге - "Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе" ФДКУ филиалы (Нефтьчеләр ур., 39 йорт), Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, «Теремкәй» балалар бакчасы, «Челтәр компаниясе» (Баныкин ур., 6 йорт), "Зәй" спорт мәктәбе (Җиңү Проспекты ур., 1/12 йорт), "Спарта" яшүсмерләр клубы,"Зәй урманчылыгы" ДКУ административ бинасы ( Пионер ур., 16 йорт), Аксар авыл мәдәният йорты (Ленин ур., 42 йорт). Чарада катнашучылар һәр объектның территориясен һәм бүлмәләрен карап чыктылар һәм алга таба төзелеш эшләре планнары турында фикер алыштылар. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов төзелеш оешмаларының подрядчыларына үзенең киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International