11 июньнән Татарстан хакимияте органнары җәйге верандаларда җәмәгать туклануы биналарының эшен рөхсәт итте. Җәмәгать туклануы биналарына килүчеләрне җәйге верандларда һәм стационар объектларның террасаларында ачык һавада, 1,5 метр дистанцияне үтәп куелган өстәлләр урнаштырып кабул итәргә тиешләр. Шулай ук җәмәгать туклануы объектларының үзәкләштерелгән канализация һәм су белән тәэмин итү системаларына тоташтырылган булуы шарт. Шул ук көнне район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары М.И. Захарова, "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй районындагы территориаль бүлеге вәкиле белән берлектә җәйге верандлар һәм терасслар булган җәмәгать туклануы предприятиеләрен тикшереп чыктылар.