Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда авыл хуҗалыгы белеме бирү платформасы эшли башлады
2020 елның 18 сентябре, җомга
Бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Бүген түләүсез сынау дәресләренә теркәлү ачылды. Бу хакта республика районнары белән видеоконференция режимы форматындагы киңәшмә барышында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» платформасын эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның июлендә «Татарстанда кыр көне» кысаларында тәкъдим ителде. Эшләнмә уңай бәя алды. Республика Президенты агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы технологияләргә өйрәтүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Ул вакытта платформа әле эшләнү стадиясендә генә иде, ә бүген инде ул эшли башлады. “Бүген белемле һәм белем бирүне аера белергә кирәк, шуны аңлау зарур, кеше югары белем турында документы булмаган килеш тә белемле булырга мөмкин, йә киресенчә дә була ала. Мәктәпнең максаты – коры документ тышчасы яки сертификат алу түгел, ә белем алу”, - дип билгеләп үтте Нияз Хәлиуллин. Ресурс АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу мөмкинлеген, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирә. Сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру аграрийлар өчен табышлылыкның бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга ярдәм итәчәк. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, шулай ук зур булмаган фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән. РИВЦ генераль директоры шулай ук хәзерге дөньяда трендта булу һәм үзеңә ихтыяҗ тудыру өчен гел укырга кирәк, белем бирү системасы да сыйфатлы белем бирү кытлыгын сизә, дип белдерде. Онлайн мәктәп агробизнес өчен дөньяның теләсә кайчы читендә белем алырга мөмкинлек бирә. Курслар кысаларында нәтиҗәле сөт терлекчелеген, ялгышмыйча умартачылык белән шөгыльләнүне, төгәл игенчелек технологияләрен, биологияләштерүне һәм нәтиҗәле орлыкчылыкны үзләштерергә, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелгән продукцияне ничек сертификацияләргә һәм «Меркурий» системасы белән эшләргә өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, персонал белән идарә итәргә, бизнес-процессларны җайга салырга, нәтиҗәле командалар булдырырга һәм, әлбәттә инде, цифрлаштыру һәм бизнес-аналитикага өйрәнергә була. Мәктәп укытучылары арасында илнең төрле почмакларыннан үз тармаклары буенча экспертлар бар, бу башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы практикаларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге (РИВЦ) базасында эшләнде. Планда - мәктәпне федераль дәрәҗәгә җиткерү! Түләүсез дәрескә теркәлегез! Консультация алу өчен телефон: 8 800 550 24 41.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз