ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй РУЭСы хезмәт коллективының отчет җыелышы булды.

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади Советының утырышы узды. «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Зәйнуллин Рафыйк Рифгать улы 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында доклад белән чыгыш ясады.

Бүген Зәй ГРЭСының актлар залында 2020 елга күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча профсоюз конференциясе булды.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе
2021нче елның 29нчы гыйнварыннан 31нче гыйнварына кадәр югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» базасында Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 8-11нче сыйныфларында укучылар өчен хокук буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.
2021 нче елның 28 нче гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 4-8нче сыйныфларында белем алучылар өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздырды.
Бүген район мәдәният йортында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район башлыгы урынбасарлары, территориаль бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма, учреждение һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында Зәй-2 микрорайонында яшәүчеләрнең халык җыены узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

31 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2009 елгы егетләр һәм кызлар, 2010-2011, 2012-2013 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык турниры булып узды.
30 гыйнварда Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча ачык шәһәр турниры булды, анда Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Кукмара, Казан, Октябрьский шәһәрләреннән 300ләп спортчы катнашты.
2021 елның 28 гыйнварында «Яшьлек» боз сараенда 2011 елда туган һәм аннан өлкәнрәк балалар арасында җиңел атлетика буенча ачык беренчелек үтте. 2008 елгы кызлар арасында 50 м. га дистанциядә 1 урынны Әхмәтҗанова Лия, 2 урынны Болтачева Мария, 3 урынны Толстогузова Антонина алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International