Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты 2 турының беренче көне тәмамланды

2021 елның 12 феврале, җомга

«СССРның атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы»на чаңгы ярышлары буенча, Татарстан Республикасы Чемпионаты 2 турының беренче ярыш көне тәмамланды. Хатын-кызлар, яшүсмер кызлар һәм кызлар арасында классик стиль белән ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сергеева Ольга (Бөгелмә шәһәре) яулады , 2 урынны Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп укучысы Вәлиуллина Алинә, 3 урынны Хәбибрахманова Зөлфия (Казан шәһәре) яулады. Ир-егетләр, яшүсмерләр арасында 1 урынны Вахрушев Евгений (Яр Чаллы), 2 урынны Закиров Илназ (Яр Чаллы), 3 урынны Сираҗетдинов Ренат (Казан) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International