10 февральдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Зәй районын коллегиядә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 12 кешедән торган делегация тәкъдим итте. Делегация составында-шәһәр һәм районның җитештерү комплекслары һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре бар иде. Чара кысаларында Агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә алган ТатАгроЭкспо беренче агротехнология күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында тармак хезмәткәрләре алдына язгы кыр эшләрен дөрес итеп оештыру бурычын куйды. Коллегия дә тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында безнең район вәкиле дә бар. «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә «Восток» агрофирмасы ҖЧҖенең "Нива" җитештерү комплексы әйдәп баручы агрономы Рифхәт Шиһапов лаек булды.