Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәр улы, РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Морозов Олег Викторович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Нефедов Николай Валерьевич, Әминов Илшат Юныс улы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе, ТР Хөкүмәтеннән куратор Гущин Иван Николаевич һәм башка мактаулы кунаклар катнашында дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының җиденче утырышы узды. Утырышта катнашучылар үз эш визитын ПГУ-850 МВт төзелеш мәйданчыгын караудан башладылар, шулай ук Зәй ГРЭСын да эшлекле киңәшмә узды. Аннары кунаклар Түбән Кама электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Зәй РЭСы базасында, 2 нче мәктәптә булдылар. "Энергетик" мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен районның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы бүлекчәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Пленар өлеш мәдәният сараеның тамаша залында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән шәһәрнең эре предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Агымдагы елдагы эшчәнлек һәм киләчәккә планнар турында «Завод Техно» ҖЧҖ филиалы директоры Мамонтов Андрей Валерьевич, Зәй шәһәре Советының 17 нче завод округы буенча депутаты, «Агрокөч» АҖ генераль директорының “Зәй шикәре" ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Трошин Антон Александрович, Югары Пәнәче авыл җирлегенең 3 нче Яшьләр округы депутаты, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Батыршина Сәрия Миннегали кызы сөйләделәр. Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов үз чыгышында зәйлеләргә узган сайлауларда югары гражданлык активлыгы өчен рәхмәт белдерде, район эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм алга таба да динамик үсеш теләде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашучыларны республиканың узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе елга төп бурычларны билгеләде. Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән район Советының гомуми бүлеге башлыгы Хәмидуллина Гөлшат Рәшит кызы бүләкләнде. «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем «Зәй шикәре» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән ширкәте терлекчесе Пайдаркина Нина Алексеевнага бирелде. Актив җәмәгать эше һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы урынбасары, шәһәр һәм район Советы депутаты Акатьев Валерий Григорьевичка, социаль яклау бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Зәй районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хуҗина Эльмира Габделхак кызына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы Фатыйхов Айдар Мөхәммәтнур улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде. Намуслы хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы машина төзелеше тармагын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен «Аккорайд Уилз Русиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре Биканова Любовь Александровна һәм Федоров Валерий Николаевич Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Күпьеллык хезмәте, югары күрсәткечләре һәм Татарстан Республикасы энергетика үсешенә шәхси өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Рәхмәте, "Татэнерго" акционерлык җәмгыяте филиалы - Зәй ГРЭСЫ хезмәткәре Глушков Павел Александровичка белдерелде.