Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, "Татэнерго" АҖ генераль директоры Рәүзил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев, Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район Советы депутатлары һәм чакырылган кунаклар катнашында муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы узды.
Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2022 елда физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм салымнан тотып калынган акчаны алу өлешендә физик затлар кеременә салым буенча законнардагы үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра.