Зәй үзәк китапханәсендә Балалар сәнгать мәктәбенең картиналар күргәзмәсе ачылды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе
28 гыйнварда С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә "Китапханәдә иҗади дәрья» проекты кысаларында картиналар күргәзмәсе оештырылды. Анда балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының эшләре, шулай ук һәвәскәр рәссам Андрей Кузьмин картиналары тәкъдим ителде. Барлык теләүчеләрне әлеге күргәзмә белән танышырга чакырабыз. Килегез, күрегез! Әлеге искиткеч сәнгать әсәрләре сезенең күңелләргә хуш килер!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International