Туган якны өйрәнү музеенда «Без яши торган төбәк» дип исемләнгән әңгәмә узды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Ватан нәрсә ул? Безнең Ватан, Россия,туган җиребез безнең өчен нәрсә ул? Һәрберебез өчен бу үзенчәлекле төшенчә. Үз Ватаныбызны без туган ана дип атыйбыз. Туган ил-без яши торган йорт, ул-без туган һәм үскән урын. Безнең барыбыз өчен дә Ватан – ул безнең Республика. 27 гыйнвар көнне музей хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 3 «Б» сыйныф укучылары өчен «Без яши торган төбәк» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга Ватанның нәрсә икәнлеген, гербның әһәмиятен һәм флагның төсләре нәрсә аңлатуын сөйләделәр. Тарих белән танышканнан соң, балаларга Татарстан шәһәре һәм гербы пазлын җыярга тәкъдим иттеләр. Соңыннан балалар шарлар ярдәмендә «З» хәрефен җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International