Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов "Челтәр компания"се АҖ филиалы Зәй РЭСы хезмәт коллективы белән очрашты. Ул катнашучыларны 2021 елда районда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга билгеләнгән үсешенең перспектив юнәлешләре белән таныштырды. «Челтәр компания»се АҖ Зәй РЭСы башлыгы Олег Лукин Зәй бүлекчәсе эше турында мәгълүмат бирде, шулай ук предприятиенең төп бурычларын билгеләде: электр челтәрләренең тотрыклы, ышанычлы эшләвен тәэмин итү, электр энергиясен тапшыруның нәтиҗәлелеген арттыру, аны транспортлау вакытында югалтуларны киметү. Утырышка район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады. Зәй электр челтәре комплексы хезмәткәрләренең эшен, ныклык, осталык, үзең сайлаган һөнәргә тугърылык үрнәге дип билгеләп үтте һәм оешма алдында торган катлаулы бурычларны бердәм көч белән башкарылуын теләде.