3 февральдә хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы шәһәр төзелеше Советы утырышы булды. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде: автовокзал бинасын һәм аның янәшәсендәге территорияне коммерция эшчәнлеген алып бару өчен куллану; Зәй шәһәре, Гагарин урамы, 55 «б» адресы буенча урнашкан кибет бинасын төзекләндерү буенча эскиз проектын карау. Зәй муниципаль районы территориясендә автовокзал бинасыннан һәм аның якын-тирә территориясеннән файдалану сораулары буенча, «Зәй икмәге» ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевич һәм шәхси эшмәкәр Миргазов Руслан Илдар улы тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча «Зәй яңалыклары» аккаунтларында, «Inctagram», «ВКонтакт» социаль челтәрләрендә тәкъдим ителгән вариантларны сайлау буенча, халыкка үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукциянең киң ассортиментын сату буенча сәүдә объекты буларак ( бинада көтү залы һәм кассалар урнаштыру өчен бүлмәләр булдырып, автовокзал функцияләрен саклау максатларында), спорт-күңел ачу үзәге объекты буларак (көтү залы һәм касса булдырып, автовокзал функцияләрен саклау максатларында) халык арасында тавыш бирү турында карар кабул ителде.