26-30 гыйнварда Киров-Чепецк шәһәрендә 21-23 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды. Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы Ирина Ибраһимова 15 км дистанциягә ирекле стиль белән ярышта 3 урынны яулады, Лобастова Полина һәм Ибраһимова Ирина 4х3 хатын-кызлар эстафетасында Татарстан Республикасы командасы составында бронза призерлары булдылар, Трунов Александр ир-атлар арасында 4х5 эстафетасында Татарстан Республикасы командасы составында 2 урынны яулады.