Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, "Татэнерго" АҖ генераль директоры Рәүзил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев, Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район Советы депутатлары һәм чакырылган кунаклар катнашында муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы узды. Зәй муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга үсеш перспективалары турында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыгыш ясады, шулай ук Зәй муниципаль районы Советы депутатлары Дмитрий Валерьевич Прохоров һәм Светлана Демьяновна Инькованы чыгышы тыңланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин эре сәнәгатьләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде, зәйлеләргә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә район һәм шәһәр халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен башкарылачак барлык мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде. Хисап утырышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка, «Фидакарь хезмәт» медале районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиевка, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале Баграж авыл җирлеге Башкарма комитетының баш хисапчысы Зинаида Утягановага тапшырылды. «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме Зәй шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хуҗинага бирелде. Район финанс-бюджет палатасының керемнәрне фаразлау бүлеге башлыгы Юлия Коротковага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты «Зәй балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең дубрада уйнау сыйныфы укытучысы Елена Коклинага тапшырылды. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков һәм район башлыгы ярдәмчесе Татьяна Токмакова бүләкләнде.