31 гыйнварда Россия Пенсия фондында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, партнерлык оешмалары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында Координацион Советның киңәйтелгән утырышы узды. Анда Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча Зәй бүлекчәсе рәисе Мария Боровинскихта катнашты һәм «Россия пенсионерлар берлеген үстерүдәге аерым казанышлары өчен» Мактау билгесенә лаек булды.