Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе теләсә кайсы салым органында КЭП бирү буенча хезмәт алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Квалификацияле электрон култамга куллануның киң спектры бар: - барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла; - салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, «салым һәм бухгалтерия хисапларын электрон формада бирү» сервисы аша салым декларацияләрен тапшырганда.