22 июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Татарстан Республикасы спорт мәктәпләрендә спорт резервын әзерләү» темасына Татарстан Республикасы спорт министрлыгы киңәшмәсе узды.
16-19 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының җәйге чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда «Барс» спорт мәктәбендә тренер Лисов Валерий Владимирович кул астында тәрбияләнүчеләр катнашты.