Зәйдә яу кырында ятып калган якташларны искә алуга багышланган митинг узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, зәйлеләр Азат итүче сугышчы һәйкәле янына, яу кырында ятып калган якташларны искә алу өчен җыелдылар. Тантанада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин П. С., Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галеев Э.Э., Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Әгъләмҗанов А.Ф. катнашты. Бирегә шулай ук сугышта катнашучыларны  һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алырга балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар, яшьләр берләшмәләре вәкилләре, шәһәр предприятиеләре коллективлары да җыелган иде. Митингта катнашучылар алдында район башлыгы Кәримов Р.Г. исеменнән аның урынбасары Уразайкин П.С. чыгыш ясады. "Безнең ата - бабаларыбыз Ватан азатлыгын өчен аяусыз көрәште, 11 600 зәйле Ватанны саклауда катнашты. Алар арасыннан ике якташыбыз – Григорий Федорович Ларионов һәм Николай Иванович Майков-Советлар Союзы Геройлары, ә Алексей Афанасьевич Васильев-солдат Даны Орденының тулы кавалеры исеменә лаек. 2800 кеше хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Җиңүгә зур тырышлык һәм югалтулар бәрабәренә ирешелде. 7 410 зәйле яу кырында хәбәрсез югалды. Алар мәңгегә безнең йөрәкләрдә сакланыр. Ата- аналар һәм бабаларыбызның батырлыгы-киләчәк буыннар өчен һәрвакыт  үрнәк булып торыр!, - диде үз чыгышында район башлыгы урынбасары  Уразайкин П.С. Район хәрби комиссары  Әгъләмҗанов А.Ф. үз чыгышында Украинада махсус хәрби операция турында искә төшерде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International