22 июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Татарстан Республикасы спорт мәктәпләрендә спорт резервын әзерләү» темасына Татарстан Республикасы спорт министрлыгы киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең рәсми өлешеннән соң, тантаналы шартларда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов, Зәй "Барс" спорт мәктәбе өлкән инструктор -методисты Наилә Габделхалим кызы Сөләймановага, Физик культура һәм спорт өлкәсендә иң югары ведомство бүләген - «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесен тапшырды. Әлеге бүләк югары һөнәри осталыкны, нәтиҗәле хезмәт һәм үз эшенә бирелгәнлекне турыдан-туры раслый.