ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2023 ел
җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бүген районда традицион комбайннар парады узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендәге махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2023 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерде.
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.

29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
28 июньдә шәһәребез һәм районыбызның 117 баласы өчен лагерьнең икенче сменасы ачылды.
Бүген Зәй делегациясе район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин җитәкчелегендә "Татарстан- яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съездында катнашты.

28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе
Шәһәр һәм район мөселманнары иртәдән үк мәчетләргә бәйрәм намазына җыелдылар.

27
июнь, 2023 ел
сишәмбе
Хөрмәтле мөселман-кардәшләр, зәйлеләр! Сезне чын күңелдән мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендәге делегация Аксубайда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары М.Г. Әхмәтов катнашында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Бүген башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрде.

26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе
Ел саен Зәй политехника көллияте 100 дән артык квалификацияле белгеч әзерли, быел исә укуны тәмамлаучы студентлар - 132, шуларның 19 ы кызыл дипломнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International