Шәһәр һәм район мөселманнары иртәдән үк мәчетләргә бәйрәм намазына җыелдылар. Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә бәйрәм намазында район башлыгы Разиф Кәримов та катнашты. Разиф Галиевич мәхәлләгә җыелучыларны изге Корбан бәйрәме белән котлады, аларга тынычлык, игелек һәм иминлек теләде. Район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин корбан чалу бәйрәменең тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Коръән сүрәләре, аятьләре укылды, имам-мөхтәсиб вәгазь һәм хөтбә укыды, шуннан соң барысы бергә бәйрәм намазын укыдылар. Дин тотучылар, барлык милләт һәм дин кешеләре бер зур гаилә булып яшәсен өчен, җирдә тынычлык һәм иминлек булсын өчен дога кылдылар, намаздан соң барысы да пылау белән сыйландылар. Район буенча чарада барлыгы 1600дән артык кеше катнашты.