Зәйдә Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр

2023 елның 30 июне, җомга

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Р.Г.Кәримов котлады. Разиф Галиевич  аларга  үз гомерләрен сәламәтлек саклауга багышлаулары, авыр хезмәтләре, пациентларга бүләк иткән яхшылыклары өчен зур рәхмәтен җиткерде. «Эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, намуслы хезмәтегез, йокысыз төннәрегез, коткарылган тормышларыгыз, оста кулларыгыз һәм яхшы йөрәкләрегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең һәркайсыгыз алга таба да шәһәр һәм район халкының сәламәтлеген саклауда тырышып хезмәт куяр,- дип ышанам диде район башлыгы.  Үз эшләренә тугрылыклы булулары өчен медикларга район хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйховта рәхмәт белдерде.  Тантаналы өлеш РФ Дәүләт Думасы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Зәй районы башлыгы, район Башкарма комитеты җитәкчесе, Зәй үзәк хастаханәсе баш табибы бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Күпьеллык хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур өлеше өчен, Абрамова Галина Викторовна - 2 нче поликлиниканың участок филиалы табиб-педиатры, Чернова Зинаида Ефимова - Бохарай фельдшер-акушерлык пункты мөдире Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.  Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен, гинекология бүлегенең акушер-гинекологы, табиб Ирина Михайловнага,  поликлиниканың анестезиология-реанимация бүлеге өлкән шәфкать туташы Фәрхетдинова Валентина Вениаминовнага, медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Галимова Регина Михайловнага Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Рәхмәте игълан ителде. 5 кеше - Мактау грамотасы, 5 кеше - Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Зәй районы сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Морозов Олег Викторовичның Рәхмәт хаты: Вәлиуллина Луиза Владимировнага - оештыру-методика бүлеге мөдире, Илехметкина Наталья Константиновнага - поликлиниканың терапия бүлеге гомуми практика табибы шәфкать туташына тапшырылды. 5 кеше Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, 23 хезмәткәр - Зәй үзәк хастаханәсе баш табибының Мактау грамотасы, 9 кеше РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасының Мактау грамотасы һәм РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы беренчел оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы медицина хезмәткәрләре өчен бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International