Зәй делегациясе "Татарстан-яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съездында

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй делегациясе район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин җитәкчелегендә "Татарстан- яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съездында катнашты. Делегация составында - оешманың җирле бүлекчәсе җитәкчесе А.М. Биккинина, "Бердәм Россия" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе И.Н. Ситникова, "Зәй офыклары" газетасы мөхәррире Э.Р. Әгъләмова һәм башкалар бар иде.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев катнашты. Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов исеменнән съездда катнашучыларны Татарстан Республикасы Администрациясе җитәкчесе урынбасары - Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе департаменты җитәкчесе Р.Р. Мөхәрләмов сәламләде. Хәрәкәтнең Югары советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның иҗтимагый оешма эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында, контроль комиссиясенең хисабы, хәрәкәт Уставына үзгәрешләр кертү турында хисабы тыңланды. Югары совет рәисе итеп Ф.Х.Мөхәммәтшин сайланды. Территориаль бүлекчәнең яшьләр секторы җитәкчесе Алия Фәйрушина хәрәкәт Югары советы рәисенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

- "Татарстан - яңа гасыр" республика хәрәкәте, бөтен иҗтимагый эшчәнлекне үз канаты астына алып, эзлекле эш алып бара. Спортка аерым игътибар бирелә. Без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иҗтимагый хәрәкәтнең һәр башлангычын хуплыйбыз. Зәй районында әлеге оешма исеме астында, мәсәлән, "Алтын алка"  волейбол һәм хоккей турнирлары уза. Киләчәктә районда эшне тагын да активлаштыру планлаштырыла, - диде Петр Сергеевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International