Зәй районы башлыгы Р.Г. Кәримовның Корбан бәйрәме белән котлавы

2023 елның 27 июне, сишәмбе
Хөрмәтле мөселман-кардәшләр, зәйлеләр! Сезне чын күңелдән мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәме белән котлыйм! Корбан бәйрәме тирән әхлакый мәгънәгә ия, шәфкатьлелек, игелеклелек, түземлелекне, якыннарга мәхәббәтне, һәркемгә карата кайгыртучанлыкны һәм мәрхәмәтлекне гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннар турында кайгыртырга, балаларны игелек һәм диндарлык рухында тәрбияләргә өйрәтә. Исламның югары гуманистик кыйммәтләре алга таба да безнең күпмилләтле район халкы арасында үзара аңлашуны, бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итеп, җәмгыятьтә тынычлык һәм иминлекне саклауга ярдәм итсен. Изге Корбан бәйрәме сезгә туган районыбыз файдасына яңа казанышлар өчен көч өстәсен, барлык башлангычларда да уңыш китерсен, һәркемне игелекле эшләргә әйдәсен. Районыбызда яшәүче һәр гаиләдә, һәр йортта муллык булсын, ә һәркемнең йөрәге иман нурлары, шәфкатьлелек белән тулсын. Һәрбарчабызның киләчәккә өмет белән, тынычлыкта, иминлектә яшәвен телим. Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык, һәр йортта җылылык һәм мәхәббәт телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International