Бүген башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрде. Анда район мәдәният йортының хезмәтне саклау белгече С.И. Мурзина һәм район мәдәният йорты автоклубы мөдире С.З. Хөснетдинова чыгыш ясадылар. Киңәшмә барышында хезмәт шартлары, аны саклау таләпләре, инструктажлар үткәрү, укыту һәм хезмәткәрләрнең белемнәрен күтәрү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, медицина тикшерүе мәсьәләләре каралды. Утырышка Р.М.Хаҗипов йомгак ясады.