ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Бүген мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе базасында кыска вакытлы ялда булган мобилизацияләнгән гражданнар белән очрашу узды. Очрашуда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең һәм иреклеләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты.

18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе
17 октябрьдә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында Татарстан Республикасында патриотизмга һәм контракт хезмәтенә киң мәгълүмати ярдәм оештыру максатында «Все свои» патриотик марафоны узды.
16 октябрьдә Казанда зәйлеләр башкала халкы һәм кунаклары өчен зур программа әзерләделәр. Зәй мәйданчыгы "Әкият" курчак театрында оештырылды. Тамашачыга Зәй рәссамнары картиналары күргәзмәсе, "Зәй гербы" инсталляциясе, "Танылган Зәй кешеләре" күргәзмәсе һәм халык кухнясы тәкъдим ителде.

17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисади советы утырышы узды.
Бүген шәһәрнең хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе рәисе Эмиль Галиев катнашында чираттагы утырыш узды. Комиссия 8 егетнең шәхси эшен карады, аларның 7 се хәрби хезмәткә яраклы дигән карар кабул итте, бер чакырылучы сәламәтлеге буенча медицина тикшерүе үтәргә җибәрелде.
Бүген Зәйдә, «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда, «Все свои» фестивале уза. Бу -контракт хезмәте темасына һәм аның шартларына: социаль яклау чараларына, матди бүләкләүгә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән ачык патриотик чара.

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе
14 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә тхэквондо (WT) буенча «Түбән Кама көзе» ачык турнир узды. Анда 2009-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар, 2012 елда, 2013-2014 елларда туган малайлар һәм кызлар катнашты.
14 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «Воин» балалар көрәш лигасының ирекле көрәш буенча турнирлар сериясенең 2 этабы тәмамланды. Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 285 спортчы катнашты: Смоленск өлкәсе, Мәскәү, Волгоград, Пенза, Чуваш Республикасы, Удмурт Республикасы, Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы һ.б.

15
октябрь, 2023 ел
якшәмбе
Бүген "Яшьлек" боз сараенда Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Финал башланыр алдыннан көрәшчеләр алдында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыгыш ясады, ул спортчыларга турнирда катнашулары, ата-бабаларыбызның милли традицияләренә тугрылыклы һәм тирән хөрмәт күрсәтүләре, үз төбәкләрендә көрәшне үстерүләре һәм камилләштерүләре өчен рәхмәт белдерде, гадел көрәштә лаеклы җиңү теләде.

14
октябрь, 2023 ел
шимбә
Бүген "Яшьлек" боз сараенда Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Турнир бишенче тапкыр Бөтенроссия статусында уза һәм анда Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән 260 спортчы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International