Зәйлеләр тхеквондо буенча ачык турнирда

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе
14 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә тхэквондо (WT) буенча «Түбән Кама көзе» ачык турнир узды. Анда 2009-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар, 2012 елда, 2013-2014 елларда туган малайлар һәм кызлар катнашты. Зәй данын “Зәй” спорт мәктәбендә тренер Вышенская Виктория кул астында шөгыльләнүче спортчылар яклады һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Шалапаев Юрий -1 урын, Җиһаншина Ясминә- 1 урын, Гусева Полина -2 урын, Емельянова Лиана -3 урын, Будилкин Эмиль- 3 урын, Меньшов -Егор 3 урын, Иванов Егор -3 урын, Иванов Әмир- 3 урын, Овчинников Иван- 3 урын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International