Зәйлеләр «Воин» балалар көрәш лигасы ирекле көрәш буенча турнирлар сериясенең 2 этабында

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе
14 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «Воин» балалар көрәш лигасының ирекле көрәш буенча турнирлар сериясенең 2 этабы тәмамланды. Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 285 спортчы катнашты: Смоленск өлкәсе, Мәскәү, Волгоград, Пенза, Чуваш Республикасы, Удмурт Республикасы, Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы һ.б. «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләренең нәтиҗәләре: 24 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Фәршатов Данис, 28 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Могурбиев Абүбәкәр чемпион исемен яуладылар. 36 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Юнысов Рауль, 40 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Землянов Данис көмеш призерлар булды. 33 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир һәм 50 кг авырлыктагы категориядә Якупов Адель бронза призер булды. Спортчыларның тренеры- Хәйруллин Илнар Гайс улы. 45 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Габдрахманов Альмир 1 урынны алды. Тренеры Салихов Рамил Равил улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International