Бүген "Яшьлек" боз сараенда Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Турнир бишенче тапкыр Бөтенроссия статусында уза һәм анда Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән 260 спортчы катнаша. Шулай ук быел беренче тапкыр Төркмәнстан командасы катнаша.
Чара башланыр алдыннан кунаклар Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, яңа бассейнда, Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә булдылар, Фәрдиев исемендәге паркта истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе генераль директоры, Россия корәш федерациясе президенты Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтов; «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әгзам Самат улы Гобәйдуллин; Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Алмаз Вахит улы Кашапов, Татарстан Республикасы корәш федерациясе башкарма директоры, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров; Ринат Шәех улы Фәрдиевнең апасы Галимәрданова Разия Шәех кызы, Ринат Шәех улы Фәрдиевнең туганы Зөлфия Муллаян кызы Шәрипова; ярышларның баш судьясы Рәкыйп Нәҗип улы Фәйзуллин катнаштылар. Сәламләү сүзләре бүләкләү тантанасы белән чиратлашып барды. Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән Зәй районы спортчылары Саләхов Радик һәм Ибраһимов Җәмил бүләкләнде. Россия корәш федерациясе формасы белән Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы бүләкләнде. Россия корәш Федерациясенең алтын билгесе белән Татарстан Республикасы корәш Федерациясенең башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы бүләкләнде. Зәй муниципаль районы башлыгы «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.
Россиядә спорт төрен үстерүдә аерым казанышлары өчен 1 дәрәҗә Медаль Фәйзуллин Ракип Нәҗип улына – РФнең Атказанган тренерына тапшырылды. Россиядә көрәш спорт төрен үстерүдә аерым казанышлары өчен 2 дәрәҗә Медаль Минһаҗев Айрат Рәшит улына – «Зәй» спорт мәктәбенең көрәш буенча тренер-укытучысына, Салихов Илгиз Гайсә улына – ТРның Атказанган физик культура хезмәткәренә, республика категорияле судьяга, Әшрапов Илфат Зиннур улына – Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәренә тапшырылды. Россия көрәш Федерациясенең Рәхмәт хаты белән спорт ветераны Таҗетдинов Гамир Госман улы, тарихи мәгълүматларны саклауга һәм Татарстан Республикасында көрәшне популярлаштыруга керткән өлеше өчен бүләкләнде. «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе «Зәй» спорт мәктәбенең ирекле көрәш буенча тренер – укытучысы Хәйруллин Илнар Гайсовичка тапшырылды, ТР спорт министрының Рәхмәте белән «Яшьлек» спорт мәктәбенең өлкән администраторы Павлова Светлана Юрьевна бүләкләнде.
Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең Рәхмәт хатлары белән Мингалин Рим Вәгыйз улы – спорт ветераны, Хәмидуллин Роберт Фатыйх улы – Р.Ш. Фәрдиев призына көрәш турнирына нигез салучыларның берсе бүләкләнде.
Ярышлар 2 көн дәвамында узачак. Турнир иртәгә, 15 октябрьдә, 12 сәгатьтә ябылачак.
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.