«Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте басу-кырларында 320 гектарда урып-җыю эшләре башкарылды. Без 1 августта әлеге хуҗалык басуларында, ындыр табагында булып, эшнең ни дәрәҗәдә оешканлык белән баруын күрдек. 220 гектар мәйдан биләгән арыш басуында эш төгәлләнгән, уңыш гектарыннан уртача 18 центнер тәшкил иткән. Без барганда комбайнчылар арпа басуында иде. 300 гектардагы арпаның 210 гектары инде җыеп алынган. Уртача уңышка да куанырлык - 30 центнер белән исәпләнә. Язгы бодай әлегә яшел, аның өлгергәнен көтәләр.
Хуҗалык басуларын дүрт "Дон-1500" комбайны иңли. Аларның өчесендә нивалылар үзләре эшли, берсен Чувашстаннан килгән егетләр иярли. Комбайннар иске булса да, төзекләндергәч, сәгать кебек эшли, ди хуҗалыкның баш агрономы Тәлгать Хәбибуллин. Комбайнчылар - Зөфәр Басыйров, Нияз Ахунов белән Валентин Ямбаршев, Николай Владимиров белән Иван Ямбаршев, Василий Чернов белән Руслан Красновлар. Николай белән Василий -Поповка авылыннан. Алар күп еллар хуҗалыкта комбайн иярли. Василий Черновның күрсәткече - иң зурысы. Василий - универсаль егет, үзе чәчә, үзе җыя да, ди агроном, аны мактап.
Николай Владимировның без басуда булган көнне туган көне иде. Әнә шулай уттай урак өстендә туган көннәр дә басуда үтә. Моның өчен механизатор борчылмый да, чөнки аның көндәшеннән калышасы килми. Менә шулай ярыша-ярыша эшли алар.
Киек казлар кебек бербер артлы тезелеп басу иңләүче комбайннарга карап күңел сөенә. Көн эссе, басуда - тузан өермәсе. Комбайнчы егетләрнең күзләре генә ялтырый. Алар өчен вакытның һәр минуты кадерле. Аларны хуҗалык пешекчеләре Гөлфия һәм Ләйсән Сөләйманова, Наталья Дубинина көнгә өч мәртәбә тәмле ашлар белән сыйлый. Ашатудан канәгать комбайнчылар.
Бункерлар тулуга, "КамАЗ" машиналары килеп баса. Хуҗалык машина йөртүчесе Алексей Краснов басу белән ындыр табагы арасын көненә 14әр мәртәбә урый. "МТЗ-1221" тракторы белән ашлык ташучы Александр Матюшкин да аннан калышмаска тырыша. Хуҗалыкта икмәк ташуга шәхси машиналар да җәлеп ителгән. Альберт Миннехуҗинның соңгы елларда ашлык ташуда ярдәме зур.
Урып-җыю чорында техникаларның көйле эшләве зур роль уйный. Инженер Равил Долгов үз вазифасын намус белән башкара, техникаларның төзеклегендә аның тырышлыгы ята. Ватылган очракта, эретеп ябыштыручы Сергей Корнилов хезмәт күрсәтә.
Ындыр табагында да эш кайный. Биредә мөдир Петр Слывка эшне яхшы оештырган. Аның җитәкчелегендә эш ике сменада алып барыла. Бер сменада - мәктәп укучылары, политехник колледж студентлары, икенче сменада исә - хатын-кызлар. Соңгылары эшне аеруча җиренә җиткереп башкара. Ындыр табагында хезмәт куючы Рамил Мәрданов, Александр Бондарев, Зоя Карташова, Валентина Дунаева, Нина Мөхәммәтдиноваларны мактап туя алмый мөдир. Урып-җыю вакытында яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә тырыш хезмәт куя. Электрчы Вәзир Хәмидуллин - әнә шундыйлардан.
Без басуларда эш барышы белән танышып йөргәндә хуҗалык җитәкчесе Шәмсулла Касыймуллин да очрады.
-Елына күрә уңыш ярыйсы, без канәгать, - ди ул.
Әйе, булганының бәрә-кәтен күрергә язсын.